«Кайнар линия» КЦСОН "Тылсым"

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районында коронавирус буенча пандемия вакытында 65 яшьтән өлкәнрәк, үз-үзләрен изоляцияләү яки карантинда булган өлкәннәр һәм мохтаҗ гражданнардан шалтыратулар кабул итү өчен «Кайнар линия» оештырылды. "Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре чиратлап шалтыратулар кабул итү һәм тиз арада җавап бирү өчен кизү торалар. «Кайнар линия» эшләгән чорда,  азык-төлек, медикаментлар китерү, ЖКХ өчен түләү турында үтенеч белән һәм кансультация алу нияте белән 150дән артык шалтырату кабул ителде. 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге гражданнарга социаль яклау хезмәткәрләре һәм волонтерлар бара.

Алда торган май бәйрәмнәрендә шулай ук «кайнар линия» телефонында өзлексез эш оештырылган.. Бу өлкәннәргә һәм мохтаҗ кешеләргә,  бу авыр вакытларда, алар турында кайгыртуларына һәм ярдәмгә килүләренә ышаныч бирә.

Исегезгә төшерәбез, мөрәҗәгатьләр өчен телефон: 8(84364) 2-84-37.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International