Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөтендөнья бию көне кысаларында «Бию – ул илһам!» дигән темага әңгәмә үткәрелде.

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

29-нчы апрель   халык - ара бию көне буларак  билгеләп үтелә. Биюнең нәрсә икәнлеген күзалламаган кеше бар микән? Аны үз итмәгән кеше юктыр ул. Кайберәүләр һөнәр итеп сайлый, кемнәрдер рәхәтләнеп биеп, йөрәк ярсуын баса. Җыр, нәфис сүз кебек , бию дә - хисләр чагылышы ул. Аның  тамырлары кешелек  тарихында  бик тирәнгә барып тоташа. Борынгы заманда ук кешеләр уңышлы аудан соң учак тирәли биегәннәр. Биюнең затлылык  билгесе  булуы заман алга барган саен ныграк чагылыш таба. Бүген без картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән  (бүлмәләр саен  2-3 кеше җыелып)  биюче, балетмейстер Рудольф Нуриев һәм башка танылган биючеләр турында әңгәмәләр  үткәрдек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International