Безнең ветераннар.

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Федорова (Романова) Надежда Илья кызы 1931 елның 23 октябрендә Теләче районы Сельцо-Завод авылында туа, 3 сыйныф тәмамлый. "Кызыл завод" колхозында эшли. Сугыш вакытында җәй көннәре колхоз бакчаларында, басуларда эшли, кышын үгезләр белән урманнан утын ташый. Кияүгә чыга, ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, пенсиягә кадәр колхозда  сыер савучы булып эшли. Күп тапкырлар намуслы хезмәте өчен мактаулы грамоталары белән бүләкләнде.

Бүгенге көндә Федорова Надежда Илья Ачы авылында, Горький урамы, 7 нче йортта яши. 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан  башлап өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәр Ромидонова Татьяна Виктор кызы хезмәт күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International