Түбән Каманың "Веста" үзәгендә узган онлайн дәрес балаларның сәдәфләр белән эшләвенә багышланган иде

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Кечкенә бала дөньяны тактиль, тәм, ишетү, күрү тойгылары ярдәмендә танып белә. Әмма махсус күнегүләрдән башка аның югары үсеш дәрәҗәсе мөмкин түгел. Сабый белән үз-үзеңне изоляцияләү шартларында өйдә шөгыльләнү өчен кул астындагы материалны алырга мөмкин. Моның өчен шкатулка яки сәдәфле банка туры килә.

2020 нче елның 29 апрелендә Түбән Каманың «Веста» үзәгенең «Әни+бәби» клубында узучы онлайн дәрес сәдәфләр белән эшләүгә багышланган иде. Максаты: фикерләүне, бармакларның вак моторикасын, күрү хәтерен, игътибарны, хәрәкәтләрне координацияләү.

Онлайн очрашу башында социаль педагог Әлфия Хөснетдинова әниләргә төймәләрнең балаларның  физик  һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итә алуы турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, барлык дәресләр һәм уеннар сәдәфләр яки башка вак предметлар белән өлкәннәр күзәтүе астында гына узарга тиеш. Кечкенә балалар, төрле төстәге сәдәфләр белән кызыксынып, авызларына суза алалар.

Аннары педагог әниләргә «могҗизалы сәдәфләрне» не алырга һәм аларны балалар белән бергә карарга тәкъдим итте. Алар барысы да төрле фактуралы, күләме һәм төсләре буенча да төрле булган икән. Аннары нәниләр белән төрле уеннар уйнарга тәкъдим итте: башта аларны төсләр буенча - зәңгәр, яшел, һәм кызылга бүләргә; аннары закончалыклы рәвештә тезәргә – зәңгәр-ак-зәңгәр-ак; аннары сәдәфләрне берсе өстенә берсен өяргә кирәк булды, балалар кемнең өеме югарырак икәнен чагыштырдылар. Тик катнашучыларга иң кызыклысы булып  “Кайсы кулымда сәдәф?” уены булды. Балалар педагогның сәдәфе кайда яшерелгәнен белер өчен бер-берсен уздырып уйнадылар.

Дәрес ахырында балалар әниләр белән сәдәфләр ярдәмендә кул эшләре ясадылар һәм барлык дәрестә катнашучыларга күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International