Чирмешәндә WhatsApp системасы буенча онлайн режимда «Фемида дәресләре» клубы дәресләре узды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

«Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч елдан артык «Фемида дәресләре» хокукый клубы эшли.

Әлеге чараның максаты - балигъ булмаганнарны хокукый культура белән таныштыру һәм закон тыңлаучан яшүсмерләр тәрбияләү.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Наталья Ларионова онлайн режимда клубның «Закон һәм без» дигән чираттагы дәресен үткәрде.

Әлеге чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International