Игелекле эшләр

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

      Рамазан аенда күпләр мохтаҗларга ярдәм итү инициативасы белән чыга. "Водстрой" ҖЧҖ җитәкчесе Рифат Мидхәт улы Закиров та читтә калмады. Азык-төлек пакетларын җитәкченең улы Риан Балтач бистәсендә яшәүче 4 социаль яклауга мохтаҗ райондашыбызга тапшырды.

    Шул ук көнне Кариле авылында ялгыз яшәүче Рузалия Әхмәди кызына Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан бер капчык бәрәңге тапшырылды.

Ярдәм алучылар Рифат Мидхәт улы Закиров  һәм Булат Сәйдәш улы Исрафиловка рәхмәт сүзләре  җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International