Җиңү көне - берничә буын бәйрәме. Ул әтиләр, балалар һәм оныкларны берләштерә, милли горурлык символы булып калачак бәйрәм.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм итү үзәге белгечләре «Ветеранга Открытка» акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: пандемия чорында Бөек Ватан сугышы ветераннарына игътибар һәм ярдәм күрсәтү, тирән рәхмәт белдерү.
Бүгенге көндә Кукмара муниципаль районында ундүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Волонтерлар «Җиңү көне белән» открыткаларын ветераннарга социаль хезмәткәрләр аша бүләк иттеләр. Өлкән яшьтәге кешеләргә якын кешеләренең һәм яшь буынның игътибары һәм кайгыртуы бик мөһим. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның һәркайсы бөтен дөньяда тынычлык булсын өчен сугышта катнашты.
Ветераннарга открытканы һәр кеше ясый ала. Ул, һичшиксез, ветераннар өчен тантананың кабатланмас атмосферасын тудырачак, Бөек Җиңүнең барлык катнашучыларына рәхмәт белдерәчәк.