«Тынычлык күгәрченнәре» аппликациясе

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Аксубай муниципаль районының «Хыял» приютында  тәрбияләнүчеләр «Балачак унъеллыгы» чаралары кысаларында аппликация ясау буенча иҗат остаханәсендә катнаштылар. Аппликациягә әзерлек барышында Бөек Ватан сугышы турында алдан  әңгәмәләр үткәрелде. Балаларга ак күгәрченнең-тынычлык, игелек һәм иминлек символы дигәнне аңлаттылар. Безнең «Тынычлык күгәрченнәре» аппликациясе, ул Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган! Безнең бурыч-иҗат сәләтләрен үстерү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, өлкән яшьтәге кешеләргә патриотик хисләр һәм хөрмәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International