“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегендә эшкә сәләтсез гражданнарга өйдә ярдәм оештыру эше аерым урын алып тора.
Эшне оештыру өчен, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган гражданнарны чит кеше ярдәменә мохтаҗлыклары буенча берничә төркемгә бүләргә кирәк. Моның өчен "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында карауга мохтаҗ гражданнарны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә торган типлаштыру процедурасы бар.
2020 елның 21 апреленнән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре кагыйдәләргә туры китереп типизация үткәрергә өйрәнә башладылар. Укыту “Старость в радость” Хәйрия фонды вәкилләре тарафыннан үткәрелә, аның нигезендә озак вакытлы карау системасын кертү буенча тиешле чаралар комплексы гамәлгә ашырылачак.Дәресләр видеоконференция режимында уза, белгечләр лекцияләр тыңлыйлар, мөстәкыйль практик эшләр башкаралар. Уку нәтиҗәләре буенча “студентларга” тест узарга туры киләчәк.