Азнакай районында аз керемле гражданнарга ашамлыклар җыелмасы өләшү акциясе дәвам итә.

2020 елның 24 апреле, җомга

Азнакай районында аз керемле гражданнарга ашамлыклар җыелмасы өләшү акциясе дәвам итә. Җыема составына берничә төрле ярма, он, чәй, шикәр,консерва, макарон, усемлек мае, печенье, ипи кергән. Бу атнада шундый бүләк 30 өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга таратылды. Аны Азнакай районы “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге специалистлары өлкәннәрнең өйләренә илтеп бирделәр. Коронавирус пандемиясе шартларында шундый игътибар өчен, өлкәннәр район җитәкчеләренә бик рәхмәтле булып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International