Кече нефть компаниясе җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырды

2020 елның 24 апреле, җомга

Балтач районында гомер итүче 9 Бөек Ватан сугышы ветеранына Кече нефть компаниясе җитәкчесе Тимур Айрат улы Шәймиев бүләкләр тапшырды.

Үзизоляция режимы вакытында олы яшьтәге кешеләрнең хәлләренә кереп, ярдәм итәргә әзер торучы иганәчеләр булу бик күркәм һәм саваплы гамәл. 

Бүләкләр тапшыру вакытында барлык профилактик чаралар да үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International