Сугышның хатын-кыз йөзе түгел

2020 елның 24 апреле, җомга

Лотфуллина Мәгъфирә Лотфулла кызы 1931 елның 2 гыйнварында Түнтәр районының Салавыч Сәрдегәне авылында туа. Ул күп балалы гаиләдә үскән. Әтисе совет-фин сугышында катнаша. Кызга җиде яшь булганда әнисе вафат була.

    Мәгфирә Лотфулла кызы 6 сыйныфны тәмамлаган, 11 яшеннән колхозда эшли башлый, шул ук вакытта почтальон булып  та эшләгән, өч торак пунктка газета-хатлар илткән.  Аны авылдашлары белән бергә Киров өлкәсенә урман кисәргә дә җибәрәләр.

   Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиев  Габделхакка кияүгә чыга, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның гаиләсе Балтач авылына күчеп килә. Мәгъфирә Лотфулла кызы озак вакытлар үзәк мунчада эшли, аннары СССР Дәүләт иминиятенә техник персонал булып күчә. Авылдашлары арасында зур хөрмәткә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International