Сугышның хатын-кыз йөзе түгел

2020 елның 24 апреле, җомга

Рамазанова Клара Фәйзи кызы 1932 елның 5 гыйнварында ТАССРның Балтач районы Балтач авылында туа. Әтисе Рамазанов Фәйзи Рамазан улы сугышка кадәр РОНО мөдире була, фронтта һәлак була, әнисе Рамазанова Мәгъмүрә Гафар кызы - укытучы.

Клара Фәйзиевна биш бала арасында иң өлкәне. 10 сыйныфны тәмамлый, аннары Казан дәүләт университетына география факультетына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, 1954 елдан Ульяновск шәһәрендә география фәнен укыта.

5 елдан соң Клара Фәйзиевна Балтачка кайта һәм аны РОНО инспекторы итеп билгелиләр.

1961-1962 елларда Балтач районы Башкарма комитетында рәис урынбасары, 1962-1980 елларда РОНО инспекторы булып эшли.

Ә 1980-1987 елларда Балтач мәктәбендә тәрбияче булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.

Клара Рамазанова ялгыз яши, 2018 елның февраленнән  өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта  тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International