Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "skype" программасын кулланып, видеоэлемтә ярдәмендә онлайн-консультацияләү көннән-көн популярлаша бара. Ул форматта хәтта рәсем ясарга да өйрәнергә була. Мастер-классның максаты: гаилә әгъзаларын эмоциональ якынайту, гаилә кыйммәтләрен үзләштерү.
2020 нче елның 8 нче апрелендә «Салават күпере» психологик клуб кысаларында “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина А.М. «Безнең гаилә плакаты» темасына туры эфирда рәсем ясау оештырды.
«Гаилә җыелганда, бер-берең белән йөрәккә якын булган бөтен нәрсәне бүлешәсе: сөйләшәсе, яңалыклар, планнар белән уртаклашасы килә. Әйдәгез, бергәләп безнең гаилә плакатын ясыйк. Бу безнең өчен бик мөһим!»
Һәр гаиләнең үз гореф-гадәтләре, ритмы, атмосферасы була. Балалар постер-плакатны ясарга өйрәнделәр, иҗади яктан үзләрен күрсәттеләр.