Саба муниципаль районының " Тургай» приютында спорт уенннары узды

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

5 апрель көнне приютта "Спорт белән кызыксыныйк!" дигән чара уздырылды. Физкультура белән шөгыльләнү файдалы. Безнең күңелле ярышларда балаларга үз көчләрен, җитезлеген һәм чыдамлыгын күрсәтергә туры килде. Шулай ук балалар сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларга җавап бирделәр, "Җитез туп", "Йөгерек кыршау", "Иң җитезе", "Туристик сукмак" эстафеталарында  катнаштылар:. Чара күңелле узды, балалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International