Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә медиация технология гамәлгә ашырыла

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Медиатор булып социаль педагог Наталья Ташлинцева тора. Технологиянең максаты - гаилә мөнәсәбәтләрен саклау, гаиләдә барлыкка килә торган конфликтлы очракларны хәл итү.

Шулай итеп, "М" гаиләсендәге конфликтлы вәзгыять аларның гаилә тормышын тамырдан үзгәртте. Ир белән хатын арасында җитди каршылыклар гаиләне судка кадәр җиткерде. Гаилә башлыгы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. «Исток-Башлангыч» үзәге базасында уздырылган даими медиатив сессияләр барышында медиатор - "гаилә конфликтын" җайга салганда арадашчы - катнашында һәр якның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек карар кабул ителде. Ир белән хатын низаглы хәлдән чыгу юлын таптылар. Нәтиҗә – ике як та килешеп, гаиләне саклап кала алдылар.

Гаилә мөнәсәбәтләрендәге катлаулы конфликтлар еш барлыкка килә. Билгеле булганча, низаг деструктив потенциалга ия, гәрчә конфликтсыз да алга таба мөнәсәбәтләрне үстерү булмый. Шуңа күрә гаилә медиациясе бурычларының берсе - низагның деструктив энергиясенә иҗади юнәлеш булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International