«Битлек тегәбез»

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Максат: интернат-йортта яшәүчеләрне һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган вируслы инфекцияне, гриппны һәм ОРВИ профилактикасының беренчел чаралары белән таныштыру.

Вируслар мәзәгенә таралмаган шартларда үзеңне һәм якын кешеләреңне мөмкин булган зарарланудан сакларга кирәк. Күп кенә даруханәләрдә бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре юкка чыгуга карамастан, Баулы интернат-йорты белгечләре әлеге хәлдән чыгу юлын тапканнар - битлекләрне мөстәкыйль рәвештә теккәннәр.

Һәр социаль хезмәт алучы битлекләр белән тәэмин ителгән. Ни өчен битлек кияргә кирәклеге, ул ничек зарарланудан саклый, битлектән файдалану кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында аңлатма бирелде.

Теләсә нинди битлек вирус инфекцияләре йоктырудан саклану гарантиясе булмаса да, авыру кеше йөртсә дә, сәламәт булса да, вирус инфекцияләренең үсеш куркынычы күпкә түбәнәя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International