Зәй шәхси эшмәкәре социаль хезмәткәрләргә медицина битлекләре тапшырды

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

 “Антея” тегү-трикотаж ательесы җитәкчесе Елена Сергеева, хәйрия максатыннан, Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге учреждениесенә ательеда тегелгән 100 медицина битлеге тапшырды.

         Алар өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көн саен социаль һәм социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтүче социаль хезмәткәрләргә бүгенге көндә бик кирәк. Бу авыр чорда социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә үзизоляцияләү вакытын кичерергә булышалар, өйләренә баралар, әңгәмәләр һәм инструктажлар уздыралар, азык-төлек, медикаментлар, матбугат һәм беренче чиратта кирәк булган товарлар китерү белән шөгыльләнәләр, психологик яктан ярдәм итәләр.

          Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге Елена Петровнага һәм “Антея” тегү-трикотаж ательесы коллективына  социаль хезмәткәрләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International