COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау максатларында Менделеевск муниципаль районының өлкән яшьтәге гражданнарына үз йортларыннан чыкмаска киңәш ителде.
«Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында кайнар линия эше оештырылган. Учреждение белгечләре халыктан һәм өлкән яшьтәге гражданнардан азык-төлек продуктлары һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча телефон аша шалтыратулар кабул итәләр. Азык-төлекне социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар китерә.
Кайнар линиягә килгән барлык мөрәҗәгатьләр дә индивидуаль тәртиптә карала, белгечләр менделеевскилыларга тулы аңлатмалар бирә.
Менделеевск муниципаль районында ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең кайнар линия телефоны: 8 (85549) 2-00-76.