Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасында гамәлдә булган Махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтиләр. Хәзерге вакытта барлык чаралар да учреждение бинасында гына уза.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр приюты сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итеп, «Индейцларда кунакта» дигән күңелле квест - уен оештырды. Балалар үз куллары белән оригиналь костюмнар һәм кирәкле атрибутлар әзерләделәр. Чара барышында тәрбияләнүчеләр бер-берсе белән актив эшләргә, тиз арада дөрес карар кабул итәргә өйрәнделәр, шулай ук күмәк-уен эшчәнлегендә ярыша белүләрен ныгыттылар. Шактый катлаулы конкурслар булуга карамастан, балалар бөтен көчләрен куеп тырыштылар. Акыллы, иҗади, физик сәләтләрен, эрудицияне кулланырга кирәк иде. Көрәш бик җитди булды. Чара балаларга бик ошады, барысы да канәгать калдылар.
.jpg)