Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә сәламәтлек көне

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә,аның төп максаты-хәзерге заман кешесенең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән физкультминутка үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар медик һәм социаль хезмәткәр җитәкчелегендә иртәнге гимнастика комплексын бик теләп башкардылар. Дәресләр «бер сулышта»узды. Зарядка ярдәмендә һәркемнең кәефе күтәрелде, дәрт һәм энергия заряды һәм, әлбәттә, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International