7 апрель көнне Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Тамара Тимофеева «Без тормыш өчен тавыш бирәбез!» темасына онлайн-акция оештырды. Чарада 15 бала катнашты.
Акциянең максаты: өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар балалар арасында суицидаль куркынычны кисәтү.
Чара барышында катнашучылардан үзләренң һәм якыннарының учларын фотога төшерергә һәм "Whatsapp" мобиль кушымтасы ярдәмендә җибәрергә соралды. Нәкъ менә кул - ул тынычлык, дуслык, яхшылык һәм ачыклык символы булып тора. Безнең ачык учларыбыз шуны, аңлата.
Шулай итеп, акциядә катнашучылар үз фотолары белән безнең бу дөньяда үзебез генә түгел, алар һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер икәнлекләрен күрсәттеләр.