«Астра» тернәкләндерү үзәгендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күмәк чара узды

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020 елның  25 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган уртак чара узды.

Башта балалар өчен тәрбиячеләр илебезнең бөек геройлары турында мәгълүмат әзерләделәр, аларның батырлыгы турында сөйләделәр. Журналларда әти – әниләр солдатларның коллаж өчен фотосурәтләрен таптылар.

Соңыннан бергәләп фотога төштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International