«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Һөнәр ярминкәсе” дигән дәрес узды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

2020 елның  20 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән “Һөнәр ярминкәсе”  дигән дәрес узды.

Аның максаты һөнәрнең күптөрлелеге турында күзаллаун формалаштыру иде.

Әңгәмә барышында балалар үз әти – әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр, соңыннан викторина уеннары һәм табышмаклар биремнәрен үтәү буенча белемнәрен кулландылар, шулай ук карточкалар белән эшләделәр.

Балалар һәр һөнәр кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International