2020 елның 19 мартында «Азнакай муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль - тернәкләндерү бүлегендә “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында «Азык-төлек куркынычсызлыгы” тематикасы буенча "Иммунитет активлыкның кимү билгеләре. Иммунитетны арттыру ысуллары» темасына лекция-әңгәмә үткәрелде.Социаль эш буенча белгеч Шәехова Г. А. иммун активлыкны киметүгә йогынты ясый торган сәбәпләр турында сөйләде. Иммунитетны арттыру ысуллары белән таныштырды. Бу рациональ туклану һәм авырлыкны контрольдә тоту, даими физик кунекмәләр белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегеңне кайгыртып табибка даими бару.