«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Спорт – ул көч, сәламәтлек һәм матурлык” дигән спорт – сәламәтләндерү сәгате үтте

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

2020 елның  18 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  кискен респиратор авыруларын һәм гриппны профилактикалау максатыннан тәрбиячеләр һәм балалар һәм аларның әти – әниләре белән “Спорт – ул көч, сәламәтлек һәм матурлык” дигән спорт – сәламәтләндерү сәгате үткәрделәр.

Чара барышында балалар һәм өлкәннәр максатка туп ыргыту, урыннан озынлыкка сикерү, аркан тарту кебек ярышларда катнаштылар.

Чарада 13 кеше катнашты, нәтиҗәдә барлык катнашучылар да сәламәт яшәү рәвеше белән таныштылар, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International