Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында ТАССРның 100 еллыгына багышланган территория буйлап «Минем туган йортым» танып-белү экскурсиясе.

2020 елның 16 марты, дүшәмбе
2020 нче елның 16 март көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р. ТАССРның 100 еллыгына багышланган территория буйлап «Минем туган йортым» танып-белү экскурсиясен үткәрде. Максаты: балаларда туган йортка - интернатка карата танып-белү кызыксынуын үстерү. Бурычлар: - дусларча мөнәсәбәтләр формалаштыру; - күзәтүчәнлекне һәм кызыксынучанлыкны үстерү; - туган йортка, интернатка карата мәхәббәт тәрбияләргә. Экскурсияләр-ул балаларга дөньяның ничек кызыклы һәм күптөрле булуын күрсәтү ысулы. Балалар бик теләп интернат-йорты территориясе буйлап экскурсиягә чыктылар. Экскурсия вакытында тәрбияче балаларга күрсәтте һәм аңлатты. Бу экскурсиядән балалар әйләнә-тирәлек турында бик күп тәэсирләр алдылар, үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр, белемнәрен һәм күзаллауларын тирәнәйттеләр, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкны арттырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International