Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә күргәзмә «Мин дөньяны яратам!»

2020 елның 17 марты, сишәмбе

           2020 елның 16 мартында Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Чирмешән районы Утыз Имән  авылыннан килгән социаль хезмәт алучысы Айгөл Самат кызы  Вәлиуллинаның рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Авторның фантазиясе һәм осталыгы күргәзмә кунакларын бик гаҗәпкә калдырды. Аның эшендә гүзәллекне күрү һәм үз эшендә күргәннәрне гәүдәләндерә белү чагыла. Социаль хезмәт алучылар тәкъдим ителгән эшләрне зур кызыксыну белән карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International