Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгын күзәтчелеге һәм Сарман районы МЧС хезмәткәрләре белән берлектә аз тәэмин ителгән гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр өчен автоном янгын хәбәрчесе кую буенча эш алып баралар. Гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән профилактик чаралар системасында өстенлекле юнәлешләрнең берсе-халыкның социаль якланган төркемнәренең яшәү урыннарын янгынга каршы саклауны тәэмин итү. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, аз мобиль һәм социаль җайлашмаган халык төркемнәренә янгын турында хәбәр итүнең заманча чараларын бушлай урнаштыру планлы рәвештә башкарыла һәм башкарма хакимият органнары тарафыннан контрольдә тотыла. Автоном янгын хәбәрчесе янгын вакытында кешеләрнең үлемен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чара булып кала бирә. Начало формы