Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Җиңүнең 75 еллыгына багышлап социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова “Һәрвакыт безнең хәтердә....” дигән темага арт-терапия үткәрде.
Чараның максаты: сугыш батырларына карата горурлык, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерү, яхшы мөнәсәбәттә булу, үткәннәрне хәтердә саклау һәм шәхси ресурсларны активлаштыру.
Чарада социаль хезмәт алучылар сугыш еллары көйләрен тыңлап, «Һәрвакыт безнең хәтердә һәм без горурланабыз» дигән темага рәсем ясадылар. Иҗади эш әтиләр, бабайлар, туганнар һәм тыл хезмәтчәннәренең хатирәләрен искә алып башкарылды. Катнашучылар сугыш дәһшәтләре кичергән якыннарының гаилә тарихлары белән уртаклаштылар.
Фикер алышканда, социаль хезмәт алучылар, мондый чаралар сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтергә, гаилә фотоларын һәм реликвияләрен сакларга кирәк икәнен искә төшерделәр.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар илебез белән горурлануларын билгеләп үттеләр.
Чарада унике кеше катнашты.