Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Юл башы» хәйрия фонды иганәчеләренең очрашулары матур традициягә әверелеп бара.
Бу очрашуда иганәчеләр балалар өчен чын бәйрәм – «Рыцарьлар турниры» оештырдылар. Бәйрәм барышында малайлар үзләрен рыцарьлар, ә кызлар чын леди итеп тойдылар.
Малайлар кул көрәше, дартста, калканнар белән импровизацияләнгән көрәштә көч сынаштылар, кызлар «яраланган рыцарьлар»га ярдәм күрсәттеләр, рыцарьлар өчен «чакырылган кичке аш» әзерләделәр.
Очрашу биюләр, кызларны котлау һәм күңелле чәй өстәле артында тәмамланды.