"Язгы тамчы" спорт ярышы Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Яз килеп җитте: күңел ачулар булды, урамда да җылы, кош-корт җырлый, ишегалларында елгалар ага... Ә "Шатлык" приютында тәрбияче Волкова Д.И. җитәкчелегендә 8 баладан торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән"Язгы тамчы"дигән спорт ярышы узды. Чараның максаты: ярыш эшчәнлеген, сәламәт көндәшлек хисен формалаштыру, спорт тематик программасы ярдәмендә сәламәтлек культурасын тәрбияләү. Балалар "Кояшкай", "Сикерүче", "Язгы күлдәвек", "Очыш кошлары", "Язгы агач киендер" эстафеталарында көч сынаштылар. "Кызыл яз" музыкаль уенын уйнадылар. "Язгы картинаны тап" конкурсында язгы чор билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырында тәрбияләнүчеләр командалары бер - берсенә сәламәтлек һәм язгы кәеф теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International