“Ветераннар янәшәдә яши”.
Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан, Чаллы башы мәктәбе волонтерлары социаль хезмәт алучы, тыл хезмәткәре Сафин Миңнулла Мирякуп улына килеп киттеләр. Алар кечкенә генә концерт әзерләделәр, шигырьләр сөйләделәр, Миңнулла бабай белән аның балачактагы уеннарын искә төшереп уйнадылар. Балалар өчен сугыш елларын яхшы хәтерләүче, авыр эш, ачлыкны кичерүче белән аралашу бик мөһим иде. Алар Миңнулла бабайны бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Миңнулла бабай, үз чиратында, сугышны якынайтучы ветераннарны онытмаган өчен, күңелне күргән өчен балаларга бик рәхмәтле булып калды. Яшь волонтерларга бу акциядә катнашу бик ошады, алар илһамланып, киләчәктә дә мондый очрашуларны оештырырга вәгъдә иттеләр.
Шулай ук, тантаналы рәвештә, өйдә Сафин Миңнулла Мирякуп улына “Бөек Ватан сугышта Җиңүнең 75-еллыгы” юбилей медален тапшырдылар.