2020 елның 16 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кыргый һәм йорт хайваннарын белүчеләр” дигән танып - белү викторинасы узды.
Әлеге дәреснең максаты булып кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрне ныгыту, хайванарга сакчыл караш тәрбияләү тора.
Уенда көндезге һәм тәүлек буе эшли торган бүлек балалары катнашты.
Викторина табышмаклар чишүдән, рәсемнәр караудан башланды. Балалар барлык биремнәрдә дә актив катнаштылар.
Викторина бик файдалы булып чыкты, чөнки ул кешенең табигать бер өлеше булуын, аны сакларга һәм якларга тиешлеген формалаштырырга ярдәм ттте.
Чарада 13 кеше катнашты.