«Яр Чаллы шәһәре» округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге”ндә 13 март көнне тәрбиячеләр Гыйләҗетдинова Г.Р., Полуэктова Л. В., Савайтан Н. В. «Язны-матуркайны каршылыйбыз, кышны озатабыз! " дигән бәйрәм чарасы уздырдылар, анда 24 бала һәм 6 ата-ана катнашты. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәйданчыкта дәртле халык музыкасы һәм күңелле биюләр каршы алды. Балалар янына бәйрәмгә шаян, әмма яхшы Убырлы карчык килде. Балалар рәхәтләнеп биеделәр һәм Убырлы карчык белән әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм ахырында Яз барлык балаларны да тәмле һәм кызарып пешкән коймак белән сыйлады.