Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге белгече Зөлфия Юсупова «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты һәм «Юлларда игътибарлы бул!» дигән акция кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен профилактик чара уздырды.
Чараның максаты: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү, өлкән яшьтәге гражданнарның юлларда игътибарын арттыру.
Белгеч өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәде. Ул тәүлекнең караңгы вакытында, һава торышы начар булганда яктылыкны кире кайтару элементларын кулланырга киңәш итте. Катнашучылар «Юлларда игътибарлы бул!» дигән видео-ролик карап, яктыртылмаган юлда яктылыкны кире кайтаручы элементлар машина йөртүчеләрнең күрү дәрәҗәсен арттыруына һәм алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгу куркынычы кимүгә китерүенә инандылар.
Чара ахырында һәр социаль хезмәт алучы-юл хәрәкәтендә катнашучы, яктылык кайтаручы брелоклар, кечкенә фонарьлар алды. Белгеч, аларны куллану буенча инструкция бирде һәм аларның шәхси үрнәге оныкларына, үз иминлекләре турында кайгыртырга ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
Чарада кырык тугыз кеше катнашты.