Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровка картлар йорты-интернатында» халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Зайцева РФ Президенты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары – тыл хезмәтчәннәре Минкамал Нургатина, Нина Захарова, Наталья Балыгина, Александр Баландова, Николай Портновка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды.
Елена Сергеевна үз исеменнән һәм район җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Котлауларга интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова да кушылды һәм ветераннарга бүләкләр тапшырды.
Ветераннар үзләренең лаеклы бүләкләрен кабул иттеләр. Чөнки алар, балачактан ук, сугыштан соң да Ватан һәм район хакына хезмәт куйдылар. Аларның хезмәте һәм батырлыгы үсеп килүче буын өчен үрнәк булырга лаек.