“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләренең «Россия педагоглары» дигән Бөтенроссия форумында катнашуы

2020 елның 13 марты, җомга

     2020 нче елның 12 нче мартында  Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү  үзәге белгечләре «Россия педагоглары» дигән Бөтенроссия форумында катнаштылар һәм "Кәгазьдән эшләнмәләр үрү" мастер-классын уздырдылар.

     Мастер-классның максаты: кәгазьдән эшләнмәләр әзерләү  күнекмәләрен үзләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу.

     Үрү ысулы - халык сәнгатендә киң таралган  һәм мавыктыргыч төрләренең берсе. Газетадан үрелгән эшләнмәләр - интерьерда үз стилеңне булдыру, туганнарга, хезмәттәшләргә бүләк итү өчен мөмкинлекләр тудыра. Мондый эшләнмәләрне үз кулларың белән ясау, бүләкләр бизәүгә зур кызыксыну уятырга мөмкин.

    Мастер-класста комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова һәм хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хажарова декоратив кашыклар әзерләү ысулларын күрсәттеләр. Практик эш барышында педагоглар кәгаздән эшләнмәләр ясау үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар,  минималь чыгымнар белән дә бу эшләнмәләрне теләге булган һәркем эшли ала, дип билгеләделәр. Алынган белемнәрне һәм күнекмәләрне катнашучылар  алдагы эшләрендә файдалана алачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International