8 март Халыкара хатын-кызлар һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 6 нчы март көнне Тукай районы «Шәфкать» үзәге белгечләре Круглое Поле урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Гималиева Зөләйха Сәгыйт кызын һәм Маслова Анастасия Павловнаны котладылар.
Чара үсеп килүче буында патриотик хисләрне, дөньяга гуманлы карашны формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары булып патриотизм, гражданлык хисе тәрбияләү, сугыш вакытында тылдагы кешеләр тормышы турында балаларның белемнәрен баету, ветераннарга игътибарлы караш тәрбияләү иде. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында тыл хезмәтчәннәре күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар. Алар котлау сүзләре өчен, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Җиңүчеләр буыны алдында безнең бурыч – сугыш турында тарихи истәлекне саклап калу, фашист Германиясен җиңүгә керткән өлешләре, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда башкарган хезмәтләре һәм бүгенге буынның тыныч күк астында яшәве өчен аларга чын күңелдән рәхмәт белдерү.