Наркоманияне профилактикалау буенча чаралар планы («юл картасы») кысаларында «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Гнездышко» социаль приюты белгечләре белән берлектә балалары приютта тернәкләнү узучы ата-аналар өчен мәгълүмати-аңлату чарасы үткәрделәр.
«Нәрсә ул снюс» дәресе барышында, ата-аналар снюсның төрләре, бала организмына аның йогынтысы турында мәгълүмат белделәр. Алган белемнәр мәгълүмати видеоролик карау белән ныгытылды.