2020 ел башыннан Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында "Кабат мәктәпкә" социаль проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү конкурсында җиңү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан грант ярдәме алды.
Проект кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар өчен "Актив пенсионер мәктәбе" ндә дәресләр оештырыла. Бу дәресләр өлкәннәргә буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга, үз белемнәре белән уртаклашырга, аралашу даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Мәктәптә дәресләр атнага 2-3 тапкыр үткәрелә һәм хокукый белем дәресләре, туган як тарихы һәм мәдәнияте дәресләре, мәгълүмати технологияләр, тормыш иминлеге буенча дәресләр, туризм һәм туган якны өйрәнү буенча дәресләр, сәламәтлек дәресләре, хореография дәресләре, психология дәресләре, аралашу дәресләре, кул эшләре, чит тел дәресләрен үз эченә ала.
Мәктәпкә теләгән һәр пенсионер йөри ала. Грант акчасына (250777 сум) Актив пенсионер мәктәбенең "укучылар" өчен Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча 3 экскурсия үткәрү, укытучыларның хезмәтләре өчен түләү, мәгълүмати буклетлар ясау планлаштырыла.