Максат: уңайлыклары белән булган ЛЕКАРАЛ ярдәмендә куркынычсыз итеп куллану; балаларның психик киенренкелекләрен бетерү. Безнең балалар йортында баланы бер урыннан икенчесенә күчерү, горизанталь, вертикаль хәлдә тоту өчен, кулланыла торган түшәм рельс системасы кертелде. Балаларны бастырып тору, утырту,йөртүне тәрбияче физик тырышлыгын кулланып, ЛЕКАРАЛ ярдәмендә куркынычсыз итеп башкара. Бу түшәм рельс системасы күп төрле үсеш бозылулары булган балалар өчен дә, тәрбияче өчен дә уңайлы. ЛЕКАРАЛ ярдәмендә балалар үз аякларында басып йөргән кебек сизәләр, кулларыннан тоткач төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Ятып торучы балаларны утырткач, тирә- юньдәге әйберләрне күзәтергә яраталар. Көн саен шушы җиһаз ЛЕКАРАЛ белән кулланабыз. ЛЕКАРАЛ безнең ятып торучы балалар бәхетеннән эшләнгән, уңайлы җиһаз.