Җәлил картлар йортында тыл ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

2020 елның 11 мартында Җәлил картлар йортында яшәүче тыл ветераннарына – Султанова Сабира Әхмәтгали кызына һәм Филатова Ида Герман кызына  Сарман районы Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медале тапшырды. Изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре дә бирде. Тыл ветераннары килгән кунаклар белән авыр сугыш еллары хәтирәләре белән уртаклаштылшар һәм кабат сугышларның кабатланмавын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International