65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә. Ел башыннан бирле медицина оешмаларына 449 кеше китерелгән. Март аенда Яшәүче, Чирмешән, Кызыл Яр, Чумачка, Андреевка, Лагерка, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Чуваш Афонькәсе, Югары Чегодай, Иске Котыш, Иске һәм Яңа Элмәле, Кара Чишмә, Кармыш, Түбән Кармалка, Кара Чишмә торак пунктларыннан 216 өлкән кешене алып килергә планлаштырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International