«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Күңелле туп чемпионаты» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Күңелле туп чемпионаты» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, спорт чарасында актив катнашуга җәлеп итү иде.

«Күңелле туп чемпионатында» катнашучылар бер-берсен җылы сәламләделәр, команда капитаннары ярышларга әзерлек турында рапорт бирделәр. Бүгенге матчта катнашучыларның төп спорт инвентаре туплар булды. Очрашу дәвамында уенчылар ару-талуны белмичә йөгерделәр, тупларны куып тоттылар, аларны бер-берсенә ташладылар, кәрҗингә төгәл керттеләр.

Соңгы чемпионатта катнашучылар, голларны төгәл кертеп, чын футболчыларга әверелделәр.

«Күңелле туп чемпионаты» уенында ике якның да баллары тигез булды. Ике команда да лаеклы җиңүчеләр: көчлеләр, җитезләр! Саубуллашканда барысы да бер-берсенә яңа стартлар һәм җиңүләр теләделәр.

Чарада ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International