Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «тәрбия бирү мәктәбе»технологиясе буенча дәрес үткәрелде.

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

2020 елның 11 мартында Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «тәрбия бирү мәктәбе»технологиясе буенча дәрес үткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы чакырылган иде. Дәресне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең шәфкать туташы Бадертдинова Р. М. үткәрде. Лекциянең темасы аз хәрәкәтләнүче авыруларда барлыкка килгән катлаулылыкларга һәм аларны профилактикалауга багышланган иде. Шәфкать туташы авыруны караучылар очрарга мөмкин булган проблемалар һәм профилактика чараларын ничек үткәрергә мөмкин булуы турында сөйләде. Дәрес ахырында шәфкать туташы Бадертдинова Р.М. кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International