“Асылташ” социаль приютында “Шәфкать” үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре чара үткәрде

2020 елның 6 марты, җомга

   2020 елның 6 нчы мартында Тукай районы «Шәфкать» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Прохоренко гаиләсе белән «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән чара һәм “Сез үз балагызны беләсезме?” темасы буенча сораштыру оештырды.

           Әлеге чара гаилә тәрбиясе һәм гаилә кыйммәтләре турында төшенчәне формалаштыруга, гаилә алдында җаваплылык хисе һәм гаиләдә дөрес мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә, гореф-гадәтләрнең мөһим ролен күрсәтү, ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы һәм дустанә мөнәсәбәтләр булдыруны үстерүгә  юнәлдерелгән иде.

           Чараның төп бурычлары - үз гаиләсе өчен җаваплылыкны үстерү, гаиләдә үз урынын һәм гаиләнең бала тормышында ролен бәяләргә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International