Җәлил картлар йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара.

2020 елның 6 марты, җомга

Яз килү безгә шатлык, киләчәк үзгәрешләр, күтәренке кәеф бүләк итә. Ә март кояшы белән бергә безгә матур бәйрәм — 8 Март килә! Халыкара хатын - кызлар көне-ул хатын-кызлар, нинди яшьтә булуларына карамастан, көтеп ала торган бәйрәм. Безнең матур хатын-кызларыбыз өчен бәйрәм инде 6 март көнне үк башланды. Чара башында барлык гүзәл затларыбызны, интернат-йорт директоры Сәлахова Минзөлфия Минзәид кызы иң матур яз бәйрәме белән котлады, аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иң изге теләкләр теләде. Бәйрәм «Ягез әле, Хатын-кызлар»дип исемләнгән уен конкурсы формасында узды. Безнең хатын-кызлар ике командага бүленде. Катнашучылар «баланы тизрәк киендерерга», «чэч уру», «халык зирәклеге» кебек номинацияләрдә ярыштылар.

Чара бик җылы дустанә шартларда узды, барысы да яхшы кәеф алдылар. Чара ахырында өлкәннәр бу искиткеч бәйрәмне оештыруда үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр, барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International