Көнне “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Исток-Башлангыч” Лениногорск районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Лиана Габидулина Керкәле әниләре өчен “ЛОГОС” үзәге психологлары белән очрашу оештырды.
Чараның максаты - туучылар санын арттыру, аналарга ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
"ЛОГОС" үзәге педагог-психологлары Анастасия Антипова һәм Диләрә Мортазина әниләр өчен лекция үткәрделәр. Чара барышында тудыру гына түгел, балаларны тәрбияләү, сәламәт һәм гармонияле шәхес формалаштыру мәсьәләләре дә күтәрелде.
Лекция диалог формасында төзелгән иде. 12 хатын-кыз үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды һәм җаваплар һәм гамәли тәкъдимнәр алды.
Очрашу азагында педагог-психолог Диләрә Мортазина релаксация буенча тренинг үткәрде. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.