«Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай районының «Яшьлек» спорт комплексына бик теләп йөриләр. Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне приютта тәрбияләнүчеләрне физик культура буенча инструктор Крмаков Василий Васильевич каршы ала һәм спорт-сәламәтләндерү дәресләре үткәрә. Балалар гимнастик күнегүләр ясыйлар, бадминтон, өстәл теннисы уйныйлар, тренажер залына йөриләр. Спорт комплексына бару балалар һәм яшүсмерләр арасында массакүләм физик культураны үстерергә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга, балаларда иртә мотивацияне һәм сәламәтлекне ныгытуга, физик һәм спортны камилләштерүгә ныклы кызыксынуны булдырырга ярдәм итә.
.jpg)